Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт статистика хезмәте Территориаль органының оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында республиканың эшче көчләре саны (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк) уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 2 022,3 меңе икътисадта мәшгуль булган һәм 42,5 мең кеше, ягъни эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән.
Татарстан Республикасында мәшгульлек дәрәҗәсе 62,0 % тәшкил итте.
Ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында теркәлгән эшсезләр саны 1 333 кешегә кимегән. 19 июльгә теркәлгән эшсезләр саны 6 138 кеше, яки эшче көч санының 0,30 % тәшкил итә (2023 елның 1 гыйнварына 7,5 мең кеше, 0,37 %).
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында 34 167 вакансия тәкъдим итә, шулардан:
- 22,2 % җитештерүдә (7,6 мең эш урыны);
- 8,1 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);
- 5,7 % транспорт өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);
- 5,2 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 5,2 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 3,4 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,2 мең эш урыны);
- 2,4 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,8 мең эш урыны);
- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
- 47,5 % – башка өлкәләр (16,2 мең эш урыны).
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты – 0,18.
Хәзерге вакытта Татарстанда түбәндәге һөнәр белгечләре аеруча кирәк:
- җыештыручы (төрле белгечлекләр);
- машина йөртүчеләр (төрле белгечлекләр);
- инженерлар (төрле белгечлекләр);
- табиб (төрле белгечлекләр);
- контролер (төрле белгечлекләр);
- кисүче;
- тегүче;
стропальщик;
- электр белән эретеп ябыштыручы (төрле белгечлекләр);
- аппаратчылар;
- фрезерлаучы.