ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер грамоталылыгына өйрәтә. Дәресләр «Демография» милли проектын һәм «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

«Демография» милли проектын һәм «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре банк хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгын өйрәтү буенча дәрес үткәрделәр.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз үз-үзеңне тоту» дигән дәрес уздырдылар.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Теләкләр агачы» хәйрия акциясе оештырды. 

15 августта Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ольга Фролова «Мәкаль юкка гына әйтелми» дигән танып белү чарасы үткәрде.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Балалар өчен өстәмә белем бирү үзәгендә булдылар.

Күренекле композитор Рөстәм Яхинның тууына 102 ел тулу уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре камера-инструменталь музыка тыңлау сәгатьләре үткәрделәр.

16 августта, бөек татар композиторы Рөстәм Яхинның туган көнендә, Минзәлә районының «Умырзая» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.

14 яшьлек Елизавета Савицкая беренче тапкыр җәйге эшкә урнаша. Эшләп тапкан акчага кыз әнисенә бүләк һәм яңа телефон сатып алырга ниятли.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары алдында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Галиуллин, район мәдәният йорты артисты Рөстәм Холмирзоев һәм колледж студенты Николай Сафонов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International