Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз үз-үзеңне тоту» дигән дәрес уздырдылар.
Дәреснең максатлары гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде. Тәрбияләнүчеләр «Шартлаткыч җайланмага охшаган предметны тапкан очракта гамәлләр» видеосын карадылар, дуслары өчен төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган истәлекләр ясадылар.
Ахырда балалар һәр кешенең уяулыгы һәм ваемсызлыгы күп кешеләрнең гомерләрен саклап кала ала дигән нәтиҗәгә килгделәр.