«Демография» милли проектын һәм «Актив озын гомерлелек» программасын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре банк хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгын өйрәтү буенча дәрес үткәрделәр.
Дәрестә өлкән яшьтәге гражданнар финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрделәр, заманча финанс технологияләре белән таныштылар. Катнашучылар банк хезмәтләреннән ничек куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдаланырга икәнен, финанс инструментларын сайларга, заманча онлайн технологияләрне кулланырга һәм мошенниклардан сакланырга өйрәнделәр.