«Опека» үзәге белгечләре өлкәннәр өчен компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр үткәрә

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер грамоталылыгына өйрәтә. Дәресләр «Демография» милли проектын һәм «Актив озын гомерлелек» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Өлкән яшьтәге гражданнар компьютерда эшләү буенча төп белемнәр алдылар һәм үзләре поликлиникага язылырга, яңалыклар укырга, электрон почта аша туганнары белән хат алышырга өйрәнделәр.

Өлкән буын гражданнары белән мондый чаралар аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International