ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

21 августтан 8 сентябрьгә кадәр Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре өчен «Персонал белән идарә итү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Программаның актуальлеге тыңлаучыларда заманча оешма белән нәтиҗәле җитәкчелек итү максатыннан кадрлар менеджменты өлкәсендә белем системасын камилләштерү кирәклеге белән бәйле.

Сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшьләрне эшмәкәрлеккә һәм социаль проектлауга өйрәтү буенча «Чикләрсез яшьләр» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр проектлары акселераторы» проектында катнашырга чакыралар.

7 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан «Террорчылык – хәзерге заманның глобаль проблемасы» дигән чара уздырыллы. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә террорчылыкка каршы аң формалаштыруга юнәлдерелгән.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр белән «Ишегалдында халык уеннары» дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Чараның максатлары – балаларның саф һавада ял итүен оештыру, сәламәт яшәү рәвешенә ияләштерү, шулай ук төбәк халыклары мәдәнияте белән танышу.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында пенсиягә чыккан казанлыларга реставрация таләп итә торган шәхси фотоларын цифрлаштырырга тәкъдим итә. Бушлай бер фотоны цифрлаштырырга була.

Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында 6 сентябрьдә социаль хезмәтләр алучылар өчен мастер-класс узды. Чара даими физкультура белән шөгыльләнүгә тотрыклы гадәт формалаштыруга, буын авырулары вакытында ясала торган күнегүләр комплексы белән танышуга юнәлдерелгән.

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары шәһәр ипподромы территориясендә Скандинавия таяклары белән йөрделәр. Моның алдыннан белгечләр сәламәтләндерү гимнастикасын үткәрделәр һәм йөрү техникасын искә төшерделәр.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар һәм 4 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен ведомствоара чара – «Беслан» хәтер сәгате үткәрелде.

Россия Федерациясендә Мәгариф турындагы закон белән танышу максатыннан Түбән Кама районындагы «Балкыш» социаль приютында, «Яшь патриот» социаль технологиясе буенча эш кысаларында, «Минем хезмәтем республикам хезмәтенә кушыла» дигән мәгълүмати сәгать узды.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшь инвалидлар хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова белән берлектә «Террорсыз Россия» коллажын ясадылар. Чара «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International