«Кайгырту» комплекслы үзәге карамагындагылар өчен сәламәтләндерү чарасы оештырылды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары шәһәр ипподромы территориясендә Скандинавия таяклары белән йөрделәр. Моның алдыннан белгечләр сәламәтләндерү гимнастикасын үткәрделәр һәм йөрү техникасын искә төшерделәр.

Скандинавия йөреше – билгеле бер техника буенча таяклар белән актив йөрү. Таяклар белән йөрү йөрәк тибешен арттыра, шул ук вакытта дәрестә катнашучылар җитди йөкләнеш сизмиләр.

Социаль хезмәтләр алучылар саф һавада рәхәтләнеп йөрделәр һәм уңай эмоцияләр белән тулыландылар, дәрестән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International