Россия Федерациясендә Мәгариф турындагы закон белән танышу максатыннан Түбән Кама районындагы «Балкыш» социаль приютында, «Яшь патриот» социаль технологиясе буенча эш кысаларында, «Минем хезмәтем республикам хезмәтенә кушыла» дигән мәгълүмати сәгать узды.
Дәрестә гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Дәреснең максаты – эш сөючәнлек, хезмәт нәтиҗәләренә хөрмәт формалаштырырга ярдәм итү.