21 августтан 8 сентябрьгә кадәр Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре өчен «Персонал белән идарә итү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Программаның актуальлеге тыңлаучыларда заманча оешма белән нәтиҗәле җитәкчелек итү максатыннан кадрлар менеджменты өлкәсендә белем системасын камилләштерү кирәклеге белән бәйле.
Дәресләр барышында тыңлаучылар персонал белән идарә итү технологияләрен өйрәнделәр, мотивация, хезмәт адаптациясе, кадрлар агымлылыгы, персоналны үстерү һәм укыту, хезмәт ресурсларын җәлеп итү проблемаларын карадылар.
Спикерлар сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты укытучылары, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Рекрутмент өлкәсендәге белгечләр персоналны һөнәри сайлап алу өлкәсендәге эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Курс программасын 15 тыңлаучы уңышлы үзләштерде.