«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар һәм 4 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен ведомствоара чара – «Беслан» хәтер сәгате үткәрелде.
Бер минут тынлык белән чарада катнашучылар террорчылык корбаннарын искә алдылар. Балаларга бу коточкыч вакыйгалар турында видео һәм фотолар күрсәттеләр. Укучылар алдында чакырылганнар кунаклар чыгыш ясады. Алар балаларга үзләренең тормыш позицияләре, террорчылыкка мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр. Шулай ук Россиядә гаилә кыйммәтләре темасына да тукталдылар.
«Шатлык» үзәге педагоглары балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.