7 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан «Террорчылык – хәзерге заманның глобаль проблемасы» дигән чара уздырыллы. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә террорчылыкка каршы аң формалаштыруга юнәлдерелгән.
Дәрес барышында балалар сентябрьдә узучы «Экстремизмга – юк!» айлыгы турында, кешеләрнең, шул исәптән балаларның террорчылык актына ничек җәлеп ителүе турында белделәр.
Фикер алышу барышында балалар террорчылык – бөтен дөньяга һәм кешелеккә янаган төп куркынычларның берсе дигән фикергә килделәр.
Ахырда балаларга буклетлар таратылды.