Казан пенсионерлары шәхси фотоларын бушлай цифрлаштыра ала

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында пенсиягә чыккан казанлыларга реставрация таләп итә торган шәхси фотоларын цифрлаштырырга тәкъдим итә. Бушлай бер фотоны цифрлаштырырга була.

Теләге булганнар Казан шәһәре, 8 Март урамы, 5А йорт адресы буенча урнашкан уку залына мөрәҗәгать итә ала.

Кабул итү графигы – 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр:

дүшәмбе – 7:00–15:00

сишәмбе – 13:00–20:00

чәршәмбе – 7:00–15:00

пәнҗешәмбе – 13:00–20:00

җомга – 7:00–15:00

төшке аш – 12:00–12:45.

Документның цифрлаштырылган күчермәсе электрон почтага җибәреләчәк, USB флэшкага күчереләчәк (үзең белән алып килергә кирәк) яки лазер принтерында бастырылачак. Лазер принтерында бастырганда әзер фотоны икенче көнне алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International