Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшь инвалидлар хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова белән берлектә «Террорсыз Россия» коллажын ясадылар. Чара «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында оештырылды.
Коллаж ясаганнан соң, чарада катнашучылар теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Социаль хезмәтләр алучылар шулай ук гомуми куркынычсызлык аларның һәрберсенең уяулыгына һәм җаваплылыгына бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр.