Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында 6 сентябрьдә социаль хезмәтләр алучылар өчен мастер-класс узды. Чара даими физкультура белән шөгыльләнүгә тотрыклы гадәт формалаштыруга, буын авырулары вакытында ясала торган күнегүләр комплексы белән танышуга юнәлдерелгән.
Дәрес башында инструктор сулыш гимнастикасы үткәрде. Аннары катнашучыларга буыннарда хәрәкәтчәнлекне торгызуга, шулай ук мускул корсетын ныгытуга юнәлдерелгән массаж тубы белән күнегүләр комплексы тәкъдим ителде.
Социаль хезмәтләр алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне рәхәтләнеп юашкардылар һәм аларны өй шартларында да ясарга тырышачакларын билгеләп үттеләр.
Мастер-класста 11 кеше катнашты.