Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр белән «Ишегалдында халык уеннары» дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Чараның максатлары – балаларның саф һавада ял итүен оештыру, сәламәт яшәү рәвешенә ияләштерү, шулай ук төбәк халыклары мәдәнияте белән танышу.
«Ишегалды уеннары бала тормышында зур роль уйный. Күчмә уеннар физик яктан үстерә, җитезлеккә, тапкырлыкка, зирәклеккә өйрәтә. Уенда бала ачыла һәм үзен табигый яктан күрсәтә», – дип билгеләп үтте Наилә Дәүләтшина.
Чара башында тәрбияченең сөйләгәннәреннән балалар үзләренең бистә территориясендә төрле милләт кешеләре яшәвен, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре һәм уеннары булуын белделәр. Аннары барысы бергә халык уеннары уйныйлар. Балалар яшьтәшләре белән аралашырга һәм дуслыкны кадерләргә өйрәнде.