Тәтеш интернат-йортына депутат Ләлә Кадермәтова килеп китте

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кадермәтова килде. Ул социаль хезмәтләр алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, өлкәннәргә нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде. Шулай ук интернат-йортта яшәүче һәр кешегә депутат тәм-томнар салынган пакетлар тапшырды.

Ләлә Кадермәтова социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән танышты, әңгәмә барышында аларның интернат-йорттагы тормышы һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлеге белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International