«Өмет» комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән берничә тематик чара үткәрелә

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Деменцияне профилактикалау айлыгы кысаларында, шулай ук озак вакыт кайгырту системасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре, төрле инновацион технологияләр кулланып, өйдә хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрделәр.

Картлык деменциясен профилактикалау һәм тернәкләндерү максатыннан социаль хезмәтләр алучылар белән гади күнегүләр, өстәл һәм дидактик уеннар, кроссвордлар кулланып, хәтер күнегүләре, игътибар күләмен арттыру белән шөгыльләнәләр. Шулай ук фельдшерлык пунктларында һәм амбулаторияләрдә медицина хезмәткәрләре «Деменция белән авыручыларны карау үзенчәлекләре» темасына дәресләр үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International