Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр Г. М. Хәкимова исемендәге картиналар галереясендә, 1 нче балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсендә булдылар. Рәсем остасы Марат Мингалиев кунакларга бу мәктәптә белем алучы яшь рәссамнарның эшләре турында сөйләде. Мәктәп тәрбияләнүчеләре – халыкара, төбәк, шәһәр һәм мәктәп конкурслары һәм күргәзмәләре лауреатлары һәм дипломантлары.
Шулай ук Марат Мингалиев социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.