Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Кибермошенниклык» чарасы уздырылды. Аны Россиядә Интернет көненә багышладылар.
Чарада катнашучылар электрон почта, банк карталары белән эшләү кагыйдәләре турында файдалы мәгълүмат алдылар. Алар киберкиңлек, электрон банк нәрсә икәнен белделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар виртуаль мохиттә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Чарада 20 кеше катнашты.