Минзәләдә социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга бару оештырылды

2023 елның 29 сентябре, җомга

Әбиләр һәм бабайлар көнен бәйрәм итү кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар һәм көндезге тору төркеменә йөрүчеләр өчен урман буйлап йөрү оештырдылар.

Чараның программасы үз эченә урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшүне, тере һәм тере булмаган табигатьне, сезонлы үзгәрешләрне күзәтүне алды. Чара барышында социаль хезмәтләр алучылар көзге пейзаж белән сокландылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар. Волонтерлар барлык теләүчеләрне фотога төшерде.

Чара ахырында кечкенә пикник оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International