Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада шәһәрнең сигез оешмасы катнашты.
Дәгъвачыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: механик, әйдәп баручы инженер, мастер, В категорияле шофер, кассир, механик җыю эшләре слесаре, җыештыручы, келәтче, ярдәмче эшче, җыештыручы, ашханә эшчесе, психолог, йөк ташучы, токарь, аш-су остасы, смена мастеры, бюджетлаштыру секторы начальнигы, әйдәп баручы икътисадчы, персонал белән эшләү буенча начальник, балта остасы, әйдәп баручы инженер-технолог, оператор, суд приставы, шәфкать туташы, сатучы һ. б.
Вакансияләр ярминкәсенә 287 кеше килде. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләрен алдылар. Чара нәтиҗәләре буенча 20 кеше эшкә юллама алды.