Хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы өлкәсендә цифрлаштыру VIII Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгының төп темасы булып тора. Чара 26–29 сентябрьдә «Сириус» фән һәм сәнгать паркында уза. Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Вовченко катнашында «Хезмәт шартларын махсус бәяләү өлкәсендә цифрлаштыру» сессиясе яңа инструментларга һәм технологик карарларга багышланган иде.
Дискуссиядә катнашучылар хезмәт шартларын махсус бәяләүдә закон чыгару һәм норматив хокукый үзгәрешләр турында фикер алыштылар, эш бирүченең хезмәтне саклау буенча шәхси кабинетының аерым мөмкинлекләренә һәм аның уңай якларына басым ясадылар.
«Хәзерге вакытта 2022 елда беренче тапкыр ачылган шәхси кабинетка 70 меңгә якын эш бирүче кушылды – бу шактый күп компанияләр. 2023 елда һәр эш бирүче, Дәүләт хезмәтләре порталы аша, анда үткәрелгән хезмәт шартларын махсус бәяләү турындагы мәгълүмат белән таныша ала. Мондый функционал беренче тапкыр барлыкка килде, һәм бу бик мөһим хезмәт. Гамәлдәге нормалар буенча, махсус бәяләү нәтиҗәләре алар урнаштырылганнан соң үз көченә керә, ә әгәр махсус бәяләүне чит оешма үткәргән булса, эш бирүче аның тулылыгын, дөреслеген бәяли һәм нәтиҗәләрне карый алмый. Пандемия вакытында без андый очракларның күбесе белән очраштык. Шәхси кабинет бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Алексей Вовченко.
Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы сигезенче тапкыр үткәрелә. Бу хезмәтне саклау өлкәсендәге төп тармак чарасы, ул әкренләп хезмәт базары һәм мәшгульлек, социаль иминият, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм темаларына да киңәйә бара.