«Яңарыш» үзәге тәрбияләнүчеләре белән рус мәдәниятенең үзенчәлеге турында сөйләштеләр

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Агач кашык тарихы» дигән танып белү чарасы үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

Дәреснең максатлары: балаларны рус көнкүрешенең традицион предметлары белән таныштыру, милли рус мәдәнияте һәм традицияләренә кызыксыну уяту.

Чара барышында Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре рус кашыгы тарихы, рус халкының көнкүреше һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балалар күп гасырлар дәвамында агач кашыкның рус мәдәни традицияләренең символы булып саналуын белделәр.

Ахырда балалар кашык нигезендә уенчык курчак ясау буенча иҗади мастер-класста катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International