Татарстан хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы 10 төбәк исемлегенә керде

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елда хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсен гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясе субъектларының хезмәт буенча башкарма хакимият органнары рейтингында югары күрсәткечләр өчен диплом белән бүләкләнде.

Рейтингның беренче унлыгына Башкортстан Республикасы (77,13 балл), Красноярск крае (73,13 балл), Ханты-Манси автономияле округы (72,98 балл), Татарстан Республикасы (72,49 балл), Кемерово өлкәсе (72,22 балл), Тула өлкәсе (71,4 балл), Карелия Республикасы (70,85 балл), Краснодар крае (70,84 балл), Түбән Новгород өлкәсе (69,33 балл) һәм Липецк өлкәсе (69,26 балл) керәләр.

Рейтинг төзегәндә хезмәтне саклау белән идарә итүнең программа-максатлы ысулын гамәлгә ашыру, хезмәт шартларының дәүләт экспертизасы, хезмәтне саклауга өйрәтүне координацияләү, хезмәт шартларын һәм саклауны мониторинглау, шулай ук башка вәкаләтләр исәпкә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International