ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чистави» бизнес-клубы резидентлары белән берлектә, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга килеп киттеләр. Алар аеруча саклана торган табигый территорияләрнең үзенчәлекләре, шулай ук кыйммәтле хайваннар, үсемлекләр һәм аларның яшәү урыннары турында белем сәгате үткәрделәр.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 34 277 вакансия тәкъдим итә.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова эш визиты белән Биектау районында булды. Анда ул гаиләгә тәрбиягә алынган Шәмсеруй Низаметдинова янына барды һәм олы яшьтәге кешене бәйрәм белән котлады.

Өлкәннәр декадасында КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлады.

5 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында өлкәннәр арасында спорт-күңел ачу стартлары узды. Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән Әбиләр һәм бабайлар көнен билгеләп үттеләр һәм өлкәннәр декадасы чараларын дәвам иттеләр.

Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике көнлек өмә узды.

Әбиләр һәм бабайлар көне – өлкән буын вәкилләре бәйрәме, аларга мәхәббәт һәм хөрмәт белдерү өчен тагын бер сәбәп. Бу бәйрәм белән Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге социаль хезмәт алучыларын депутат Ренат Ногайбәков котлады.

Җәлилнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Казанның «Могҗиза» театр студиясе артистлары Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне Әбиләр һәм бабайлар көне белән котларга килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International