Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чистави» бизнес-клубы резидентлары белән берлектә, «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга килеп киттеләр. Алар аеруча саклана торган табигый территорияләрнең үзенчәлекләре, шулай ук кыйммәтле хайваннар, үсемлекләр һәм аларның яшәү урыннары турында белем сәгате үткәрделәр.
«Чистави» бизнес-клубы кунаклары барысын да Әбиләр һәм бабайлар көне белән котладылар, җырлар башкардылар һәм татлы күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Социаль хезмәт алучылар кунаклар белән рәхәтләнеп аралаштылар.
Чара интернат-йорт территориясендә чыршы утырту белән дәвам итте.