«Россиядә эш» платформасында Татарстан эш бирүчеләреннән 34 меңнән артык вакансия урнаштырылган

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 34 277 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 21,9 % җитештерүдә (7,5 мең эш урыны);

- 9,4 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (3,2 мең эш урыны);

- 8,1 % транспорт өлкәсендә (2,8 мең эш урыны);

- 6,5 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,2 мең эш урыны);

- 5,6 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);

- 4,3 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,5 мең эш урыны);

- 2,9 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (1 мең эш урыны);

- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 41 % – башка өлкәләрдә (14,1 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,16 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 5 537 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International