«Кайгырту» социаль приютында балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү белән шөгыльләнәләр

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

«Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында «Игътибар үзлекләре» дигән танып белү дәресе узды. Ул балаларда үз мөмкинлекләрен өйрәнүгә кызыксыну формалаштыруга, уку һәм һөнәри эшчәнлектәге уңышларда игътибарның ролен ачуга юнәлдерелгән.

Дәрес интеллектуаль разминкадан башланды. Аннары тәрбияче Виктор Лифанов балаларга эксперименталь лабораториягә экскурсия ясарга тәкъдим итте, анда балалар нинди сыйфатлар уңышларга ирешергә ярдәм итә, ә кайсылары комачаулый икәнен ачыкладылар. Приютта тәрбияләнүчеләр игътибарлы кешеләрне игътибарсызлардан аерырга өйрәнделәр, аларның игътибарлылыгы киләчәктә үзләштерергә теләгән һөнәрләрнең таләпләренә никадәр җавап бирә икәнен аңлый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International