Күрү сәләте буенча инвалидлар «Могҗизалар кырында» уйныйлар

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә һәркемгә таныш «Могҗизалар кыры» («Поле чудес») телевизион уены презентациясе узды. Уен өчен барабанны үз куллары белән үзәкнең белгече Георгий Потапов ясаган. Ул уенны да үткәрде.

Үзәкнең эшен популярлаштыру максатыннан чарага социаль хезмәтләр алучылар да, күрү буенча инвалидлар да чакырылган иде. Беренче өчлектә барабан артында өч җитәкче уйнады: үзәк директоры Антон Агафонов, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең төбәк оешмасының Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы директоры Ирина Родионова, Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе директоры Идрис Хәертдинов. Икенче һәм өченче өчлектә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең интеллектуаль уеннарында даими катнашучылар үз көчләрен сынап карады. Яңа проек һәркемгә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International