Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге ишетү сәләте чикләнгән гражданнарга эшкә урнашырга ярдәм итә

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Яшел Үзән җирле оешмасы рәисе Марина Кудрявцева инициативасы белән 13 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында саңгыраулар җәмгыяте әгъзаларының «Тандер» АҖ («Магнит» кибетләр челтәре) һәм «Агроторг» АҖ («Пятерочка» кибетләр челтәре) вәкилләре белән очрашуы узды.

Очрашу барышында катнашучылар эш режимына һәм характерына, социаль гарантияләр бирү тәртибенә кагылышлы үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча дүрт гражданга алга таба эшкә урнашу өчен стажировкалар үтү вакыты билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International