Алабуга районында гражданнарның актив озын гомерлелеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Алабуга районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Актив озын гомерлелек» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чарада «Алабуганың көмеш волонтерлары» отряды активистлары, район Ветераннар советы, территориаль үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл кысаларында каралган төп мәсьәлә – районда өлкән буын гражданнарының актив озын гомерлелеге өчен шартлар тудыру буенча алып барылган эш. Шулай ук Алабуга районында «көмеш» волонтерлык үсеше турында да сөйләштеләр. Отряд активистлары 2022 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән грант ярдәме алган «Социаль дус» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар. Проект социаль волонтерлыкны үстерүгә һәм ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, шул исәптән «Ышаныч» үзәгенең социаль хезмәтләр алучыларына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International