Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Урманны саклыйк» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Танай урманына чыктылар.
Балалар көзге табигатьнең матурлыгына сокланып, кул эшләре өчен бик күп материал җыеп, саф һава сулап кына калмадылар, ә бер капчык чүп-чар да җыйдылар. Паркларда һәм урманнарда көнкүреш чүп-чарының зыяны турында гыйбрәтле әңгәмә балаларга дөрес нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде.
Чара урманга сакчыл караш тәрбияләүгә, җәмгыятьнең игътибарын Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарны саклау проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.