Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Социаль челтәрләрдә минем уңайлы мохитем» дигән төркемле чара уздырдылар. Чара Интернетта үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Дәрес барышында балалар социаль челтәрләрдә шәхси бит ачуда төрле хаталарны карадылар. Төркемнәрдә эшләгәндә, катнашучылар куркынычсыз шәхси мохит булдырырга тырыштылар, шәхси мәгълүматны тутыруның дөреслегенә игътибар иттеләр, Интернетта урнаштырыла торган фотоларны игътибар белән сайладылар.