«Чишмә» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Ярдәм кулы» технологиясе буенча дәрес узды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

«Ярдәм кулы» технологиясе кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси гигиена турында сөйләштеләр.

Әңгәмәдән соң «көндәлек гигиена процедуралары» төшенчәсен ныгыттылар, чәчләрне карау ешлыгын һәм эзлеклелеген, стоматологка бару ешлыгын билгеләделәр.

«Кирәкле үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен биреп, без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социализацияләү мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International