Әлмәттә гаиләләргә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Көзге каникуллар» профилактик чарасы кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән «Без юл йөрү кагыйдәләрен үтибез» дигән профилактик чара уздырдылар.

Әңгәмә барышында җәяүлеләрнең, пассажирларның куркынычсыз тәртибе кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар, яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында сөйләштеләр. 2023 елның 9 аенда Әлмәт районы һәм тулаем Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы игълан ителде. Балалар белән тематик әңгәмә үткәрделәр, шул исәптән юл билгеләре турында да. Әти-әниләрне юлларда балаларга уңай үрнәк күрсәтергә өндәделәр.

Шулай ук чарада катнашучыларга тематик видеофильм күрсәтелде. Һәр катнашучыга «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе биргән фликерлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International