Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайнар элемтә эшен оештырды. Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Шулай ук татарстанлылар Министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.
Кайнар элемтә 19 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Телефон: 8 (843) 557-20-49 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00–18:00, җомга көнне 9:00–16:45, тәнәфес 12:00–13: 00).
Электрон адрес: Adelya.Gallyamova@tatar.ru (тәүлек буе).