Районның профилактика субъектларының автоматлаштырылган системада нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү максатыннан Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре елына ике тапкыр «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системасы» темасына укыту семинар-практикумнары үткәрәләр.
Чираттагы укыту семинары 1 ноябрьдә узды. Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре, муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, төрле профилактика субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Система кулланучылары чираттагы тапкыр мәгълүмати система структурасы, мәгълүмати үзара эш итү регламенты һәм базага мәгълүмат кертү критерийлары белән таныштылар.
Шулай ук чара барышында профилактика субъектлары вәкилләренең системада эшендә типик кимчелекләре анализланды, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде. Семинарда катнашучыларның барысын да гаиләләрне ачыклау һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тернәкләндерүнең шәхси программаларын үтәү буенча мәгълүмати системада эшне активлаштырырга чакырдылар.