Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 1 ноябрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла» дигән чара узды. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова белән берлектә үткәрделәр.
Чарада 17 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты. Алар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, тематик уеннар тәкъдим иттеләр. Шулай ук балалар «Юл хәрәкәтенең 5 кагыйдәсе» дигән танып белү ролигын карадылар. Мәликә Халикулова чарада катнашучыларга карандашлар һәм юл хәрәкәтенең яшь катнашучысының дәфтәрләрен тапшырды.
Үткәрелгән чараның максатлары: балигъ булмаганнар арасында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, юлда грамоталы тәртипнең гамәли күнекмәләрен тәрбияләү.