«Шатлык» үзәге белгечләре өчен коррупция очракларын кисәтү чарасы оештырылды

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән юрисконсульт «Без коррупциягә каршы» дигән темага мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрде.

Чара барышында учреждение хезмәткәрләре коррупциячел хокук бозуларның формалары, төрләре белән таныштылар, хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләштеләр.

Шулай ук хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын өйрәнделәр – кагыйдәләрне һәр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр үтәргә тиеш. Чарада катнашучылар мәнфәгатьләр конфликтының еш очрый торган ситуацияләрен һәм аларны җайга салу тәртибен карадылар.

Чара комплекслы үзәк белгечләренең юридик грамоталылыгын арттырырга һәм коррупциягә каршы карашны ныгытырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International