Минзәлә районында социаль хезмәтләр алучылар спорт чарасында катнаштылар

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

«Фитнес Плюс. Перезагрузка» программасы кысаларында Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте базасында «Күңелле эстафеталар» дип аталган спорт чарасы узды. Ул «Татнефть» хәйрия фондының грант акчасына оештырылды.

Ярышларда «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре, педагогика көллиятенең волонтер студентлары һәм Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары катнашты.

10 кешелек өч команда бер-берсен сәламләде һәм спорт эстафеталарына кереште. Биремнәрне катнашучылар үти алырлак итеп сайладылар. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды. Ахырда командалар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый ярышлар балаларда һәм яшүсмерләрдә өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International