«Старость в радость» хәйрия фондының «Теш протезлау» проекты ярдәмендә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар, алга таба теш куйдыру өчен, шәһәр поликлиникасында стоматологик тикшерү үтә алдылар.
Теш протезлау – өлкән яшьтәге кешеләрне сыйфатлы карауның мөһим өлеше. Тешләрнең булмавы өлкән буын кешеләренә тулы тормыш алып барырга комачаулый. Бу сәламәтлек проблемалары белән генә түгел, ә башка өлкәләрдә килеп чыккан уңайсызлыклар белән дә бәйле.
«Старость в радость» фонды проекты кысаларында теш протезлауга мохтаҗ 20 социаль хезмәт алучыны ачыкладылар. Быел 10 кеше теш протезлары алды, калган 10 гражданны 2024 елның беренче кварталында протезлар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Социаль хезмәт алучылар өлкәннәргә һәм инвалидларга күрсәткән ярдәмнәре һәм кайгыртулары өчен «Старость в радость» фондына чын күңелдән рәхмәтле.