«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Кайбыч районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмасына китерү дәвам итә. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга медицина, скрининг тикшерүләре, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрелә. Мондый тикшерүләр авыруларны иртә стадияләрдә үк ачыкларга ярдәм итә.
Бүгенге көндә Кайбыч үзәк район хастаханәсенә 1 190 кеше китерелгән. Ел ахырына кадәр «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге милли проект чаралары белән 1 232 өлкән яшьтәге гражданны колачларга планлаштыра.