Тәрбияче Алексей Шатков җитәкчелегендә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләре спорт объектлары буенча экскурсиядә булдылар. Чара балаларның спорт корылмалары, спортның төрле төрләре һәм һөнәрләре, авылның спорт тормышы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
Социаль приютта тәрбияләнүчеләр мәктәп спорт залы белән таныштылар, анда малайлар һәм кызлар баскетбол белән шөгыльләнәләр. Балалар үз күзләре белән яшь хоккейчылар һәм фигуристлар шөгыльләнгән заманча «Алекс арена» боз сараен күрделәр. Шулай ук алар «Лидер» волейбол комплексында һәм футболчылар шөгыльләнә торган «Темп» спорт комплексында булдылар.
Экскурсия балаларның спорт рухын күтәреп кенә калмады, ә аларда секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрү теләген уятты.