Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар зур спорт бәйрәмендә катнаша алдылар, аны шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары оештырды. Чара «Лидер» спорт комплексында узды.
Сәламләү сүзе белән иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Илфат Магизов чыгыш ясады. Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән ул спортчыларга мөрәҗәгать итте һәм барлык катнашучыларга җиңел стартлар һәм матур җиңүләр теләде.
Күңелле стартлар берничә гади спорт эстафетасыннан торды, ә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар өчен бочча буенча турнир оештырылды.
Грамоталарны һәм бүләкләрне «Бердәмлек» ресурс үзәге директоры Софья Хәсәнова һәм Чистай инвалидлар җәмгыяте рәисе Елена Емелина тапшырдылар.