«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә музыкаль-спорт чарасы узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагоглар, «РостРесурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе активистлары белән берлектә, «Бергәләп без күбрәккә сәләтле» дигән музыкаль-спорт чарасы уздырдылар.

Балаларга кунакка күңелле клоуннар килде. Малайлар һәм кызлар кунакларны шатланып каршы алдылар. Алар бергәләп күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар, шулай ук хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Программа ахырында барлык катнашучылар татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International