Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Луч–2023. Хис итә белгән кешеләр» Бөтенроссия фестивалендә катнаштылар.
«Вокал» номинациясендә Әмирхан Нигъмәтуллин II дәрәҗә лауреат булды, Алексей Ибәтов «Музыкаль-инструменталь башкару» номинациясендә шундый ук бүләк алды.
Бу тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен зур казаныш. Педагогларның тырышлыгы һәм профессиональлеге, ата-аналарның инициативасы һәм талантлары ярдәмендә балалар зур сәхнәдә уңышлы чыгыш ясадылар. Алга таба Алексей үз тормышын музыка белән бәйләргә җыена, ә Әмирхан балачактан ук үз авылында бәйрәмнәрдә чыгыш ясый.