13 декабрьдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова хезмәткәрләр белән тренинг үткәрде. Ул белгечләрнең эмоциональ халәтен һәм эш нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән.
Медицина училищесы волонтерлары командасы Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр янына килде. Яшьләр «Тигез мөмкинлекләр территориясе» дип аталган очрашу кичәсе оештырдылар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы тапкыр «Йөрәктән йөрәккә» гамәли иҗат хәйрия конкурсы узды. Ул «Постройка+» төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә, аның җитәкчесе – Марина Власова.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Болгар балалар китапханәсендә мобиль күчмә музей-күргәзмә ачуда катнаштылар. Музейны «Чик сакчылары берлеге» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган.
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында республикада берничә чара үткәрелде һәм дәвам итә. Министрлыкка караган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә шулай ук профилактик чаралар, әңгәмәләр һәм очрашулар үткәрелә.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Идиятов инициативасы белән Азнакай интернат-йортында «Яңа мөмкинлекләр вакыты» дип аталган проект тормышка ашырылды.
«Беренче адымнар» программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау структурасы белән ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
«Яңа мөмкинлекләр вакыты» проекты кысаларында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музейларга, картиналар галереяләренә, шәһәрләргә виртуаль барулар буенча дәресләр уза. Виртуаль сәяхәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга көнкүрешнең бертөрлелегеннән читкә китәргә, дөньяны киңрәк белергә, үзләре өчен күп яңалык белергә ярдәм итә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тәрбиячесе Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрә. Аның җитәкчелегендә учреждение карамагындагылар Яңа елга үз бүлмәләрен бизи башладылар.
Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган тематик коррупциягә каршы атна узды. Чараларның максаты – коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.