Волонтер студентлар «Юлдаш» интернат-йортына өлкәннәр янына килеп киттеләр

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Медицина училищесы волонтерлары командасы Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр янына килде. Яшьләр «Тигез мөмкинлекләр территориясе» дип аталган очрашу кичәсе оештырдылар.

Интернат-йортның әби-бабайлары волонтерлар өчен инде туган кешеләренә әверелде, чөнки биш ел дәвамында балалар өлкән яшьтәге кешеләргә аңлы рәвештә һәм риясыз ярдәм итәләр. Бу юлы очрашу җылы һәм кызыклы булды. Тамашачылар волонтерларга кушылып җырладылар, студентлар шулай ук шигырьләр укыды һәм гитарада уйнады.

Барлык яшәүчеләр дә чарага килә алмады, шуңа күрә концерттан соң волонтерлар һәр бүлмәгә кереп, концерт оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International