Спас интернат-йорты карамагындагылар «Чикләр сагында» күргәзмәсендә булдылар

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Болгар балалар китапханәсендә мобиль күчмә музей-күргәзмә ачуда катнаштылар. Музейны «Чик сакчылары берлеге» хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган.

Кунаклар игътибарына чик буе хезмәтләренең төрле амуниция чаралары, СССР чоры киемнәре, элемтә чаралары, салкын корал, шулай ук винтовкалар, Калашников автоматы, снайпер коралы һәм хәтта пушка тәкъдим ителә.

Интернат-йорт карамагындагылар уникаль музейның беренче кунаклары булды. Өлкән яшьтәге кешеләр Рәшид Зиатдиновның җентекле хикәясен зур кызыксыну белән тыңладылар, экспозицияләрне карадылар, хезмәт елларын искә төшерделәр, илебез чикләрен саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International