13 декабрьдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Светлана Айметова хезмәткәрләр белән тренинг үткәрде. Ул белгечләрнең эмоциональ халәтен һәм эш нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән.
Психолог коллективта уңай климатның мөһимлеген билгеләп үтте. Светлана Айметова сүзләренчә, эш процессы һәм уртак хезмәт нәтиҗәсе турыдан-туры психологик уңайлылыкка бәйле. Хезмәткәрләрнең кыйммәтле сыйфатларын ачыклау һәм аларны гомуми эш механизмына кертү максатыннан, катнашучылар нәтиҗәле хезмәттәшлекнең төп факторларын тикшерделәр.
«Ял итү күнегүләре эш процессына яңа көч белән кушылу өчен тискәре эмоцияләрдән арынырга ярдәм итә», – дип уртаклаша социаль эш буенча белгеч Данира Гыйльфанова.